Чүпрәле районында тантаналы рәвештә яңа ел чыршысын ачтылар

2021 елның 25 декабре, шимбә

   24 декабрьдә Чүпрәле районында тантаналы рәвештә яңа ел чыршысын ачтылар.

   Үзәк чыршы тирәли "Чүпрәле" паркында балалар, район халкы, әкият персонажлары, Кыш Бабай, Кар кызы җыелды. Сүз уңаеннан, Кыш Бабай һәм Кар Кызы бәйрәмдә бик күп иде, чөнки бәйрәм  кысаларында Яңа елның төп геройлары парады да узды, әлбәттә инде, гирляндалар белән бизәлгән автомашиналар парады да булды.
   Район халкына теләкләр белән район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте. Ул барысына да игелек һәм сәламәтлек теләде һәм якынлашып килүче ел барыбыз өчен дә иң яхшысы булуын һәм бәхет, һәр гаиләгә шатлык алып килүен теләде.
   Марат Ринатович чүпрәлеләрнең район үзәгендә Яңа ел матурлыгын булдыруда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
   Районда Чүпрәле районының иң яхшы Кыш Бабай һәм Кар кызы конкурсы үткәрү матур традициягә әверелде. Быел 3 нче урынны Хайбулдино авылыннан Кыш Бабай һәм Кар кызы алды, 2 нче урын - Уби авылыннан, 1 нче урын - Иске Шәйморза авылыннан.
   Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчалары арасында «Иң яхшы чыршы уенчыгы» район конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурста 3 нче урынны Иске Чүпрәле 2 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасыннан Алия Гафурова алды, 2 урын Карина Зайцева - Уби балалар бакчасы, 1 урын - Кирилл Магарин - Иске Чүпрәле 1 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы.
   Мәктәпләр арасында 3 нче урынны Егор Клементьев – Хорновар-Шигали урта мәктәбеннән алды. 2 урын: Раяз Санатуллов - Татар Бизнәсе мәктәбе. 1 урынны Иске Ишле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Салават Фәхретдинов алды.
   Җиңүчеләргә Кыш бабайдан татлы бүләкләр тапшырылды.
   "Без төрле, әмма без-бердәм» республика балалар иҗаты фестивале кысаларында балалар өчен шигырь конкурсы узды. «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең «Туган телгә мәхәббәт өчен»махсус номинациясендә Иске Ишле урта мәктәбе укучысы Илзат Әхмәтҗанов диплом белән бүләкләнде.
   Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында зур иҗади нәтиҗәләр күрсәткәне өчен «Хелхем» чуваш халык фольклор ансамбле Татарстан халыклары ассамблеясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе Людмила Сердцева.
   Шулай ук 2021 елның 1-10 декабрендә «#новыйгодгто» Республика Яңа ел видеороликлар акциясе узды. Конкурста барлыгы 300 дән артык видеоролик катнашты, Чүпрәле районыннан конкурста 100дән артык гаилә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Иске Кәкерле авылыннан Усмановлар гаиләсе һәм Уби авылыннан Чербуновлар гаиләсе җиңүче булды.  Аларга шулай ук бүләкләр тапшырылды.
Сәхнәгә «Ел гаиләсе-2021» конкурсында катнашучылар да чакырылган иде. «Авыл гаиләсе» номинациясендә Иске Уби авылыннан Куракиннар гаиләсе җиңүче булды.
   Ниһаять, Яңа ел гүзәле үзенең төрле төстәге утларын кабызды, аның тирәсендә зур әйлән-бәйлән оештырылды. Балалар һәм район халкы күңел ачтылар, биеделәр. Ә эстрада артистлары Эльвира Хаматова һәм Андрей Думилин бәйрәмнең махсус кунаклары булды. 
    Бәйрәмнең кульминациясе - Яңа ел салюты булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International