24 декабрьдә район мәдәният йортында «Уңыш бәйрәме» - алдынгылар слеты узды.
Игенчеләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның, машина йөртүчеләрнең, белгечләрнең һәм агросәнәгать комплексы җитәкчеләренең армый-талмый хезмәте нәтиҗәсендә өстәлләрдә төп ризык - икмәк барлыкка килә. Үстерелгән һәр башак, савып алынган бер литр сөт артында авыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәте, аларның һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге тора. "Уңыш бәйрәме" бүген шундый кешеләрне – үз җирен яратучыларны, эшкә намуслы карашлары белән аны баерак һәм матуррак итүче уңганнарны берләштерде.
Авыл хезмәтчәннәрен Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендәге төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, «Ак барс» холдинг компаниясенең агросәнәгать комплексы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев котладылар.
— Бүген без киеренке эшкә йомгак ясыйбыз һәм районның иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, — дип билгеләп үтте Марат Гафаров, - корылыклы ел булуга карамастан, һәр звеноның көйле эше нәтиҗәсендә без 64 мең тоннадан артык ашлык һәм 90 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алдык. Җәй дәвамында күзәтелгән корылык культураларның уңышын киметте. Әмма нәкъ менә игенчеләрнең хезмәт сөючәнлеге һәм тәҗрибәсе аркасында без бу сынауны да үти алдык. "Цильна” авыл хуҗалыгы берләшмәсе, П.В.Дементьев исемендәге агрофирма, “Бикчуров”, “Низамов” крестҗян-фермер хуҗалыклары, “АгроТрансПорт” җәмгыяте һ. б. ел саен барлык этапларда да югары нәтиҗәләргә ирешәләр, -диде район башлыгы.
Ул һәр хезмәткәргә, ветераннарга фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, эшләрендә уңышлар теләде һәм федераль, республика, район дәрәҗәсендәге бүләкләр, медальләр тапшырды.
Бу урында Чүпрәле районында 80 атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре яшәгәнен, шуларның өчесе – Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре икәнен дә әйтеп үтә кирәктер.
Алдынгыларны Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов та котлады. Ул ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Үзенең коллегаларына рәхмәт сүзләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов та мөрәҗәгать итте.
- Агрономнарга, механизаторларга, терлекчеләргә, ветеринарларга һәм авыл хезмәтчәннәренә ирешкән нәтиҗәләре һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә! Сез барысын да чын күңелдән эшлисез, шул рәвешле авыл хуҗалыгы нигезләрен ныгытасыз һәм агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешен тәэмин итәсез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык телим! Игелекле хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм! - диде районның баш аграрие.
Тантанада катнашучылар өчен Татарстан Республикасы һәм Чуваш Республикасының танылган артистлары катнашында концерт әзерләнгән иде.