Татарстан территориясендә көчле җил һәм буран көтелгәнлектән шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ хәбәр итә.
25 декабрьдә һәм 26 декабрьдә төнгә кадәр көньяктан көчле җил исүе, көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитүе, буран һәм күз күременең 500 метрга кадәр начараюы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, көчле җил һәм буран бик куркыныч булырга мөмкин. Бу вакытта бинадан чыкмавың хәерле, урамда йорт диварлары, реклама билбордлары һәм башка төрле конструкцияләр янында тормаска кирәк. Электр чыбыкларының өзелүе куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.
Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш ителә. Юлга чыгар алдыннан автомобильнең төзеклеген тикшерергә, трассада имин тизлек сайларга, кискен маневрлар ясамаска, шулай ук җылы әйберләр алырга кирәк.
Нинидидер бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.