Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Техника урам-юл челтәрен карап тоту өчен билгеләнгән.
69 берәмлек коммуналь техника ачкычлары 41 муниципаль берәмлек башлыкларына тапшырылды. Бу – МТЗ 82.1, 3 AMT 1000 төягече, 33 «Амкодор» фронталь төягече, 17 ГС 14.02 автогрейдеры. Барлык машиналарда да ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Моннан тыш, тагын 86 берәмлек техника районнар өчен билгеләнгән, һәм алар да якын арада киләчәк.
Рөстәм Миңнеханов бу елны лаеклы төгәлләүдә муниципаль берәмлекләр башлыкларының, авыл җирлекләре җитәкчеләренең өлеше зур икәнлеген билгеләде.
Чарада Чүпрәле районы вәкилләре дә катнашты.