Чүпрәледә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы булды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

   2021 елның 21 декабрендә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, район прокуроры Илдар Маликов, ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Буа бүлекчәсе, туны профилактикалау бүлегенең әйдәүче белгече Лилия Вахитова, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, районның авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм комиссия составы катнашты.

   Утырыш башында Данис Абдулхарис улы кыскача гына 2021 елда районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең эше турында сөйләде.

   Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов үз чыгышында Чүпрәле муниципаль районы территориясендә 2022 елның кышкы чорында җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту буенча муниципаль контракт төзү һәм җирлек территориясендә юл билгеләрен урнаштыру, алыштыру мәсьәләләренә кагылып үтте.
Комиссия утырышы барышында шулай ук «Данадис» ҖЧҖ директоры урынбасары Илнур Исхаков, мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Халитов, Россия Федерациясе Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чүпрәле РОСП башлыгы Рамил Кәлимуллин чыгышлары тыңланды.

   Утырыш ахырында Денис Сатдинов киңәйтелгән утырышка йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International