Чүпрәледә көрәш буенча район шәхси-команда беренчелеге узды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

   "Алтын" универсаль спорт залы базасында Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган 2004 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр арасында көрәш буенча район шәхси-команда беренчелеге узды.

  Барлыгы 6 команда көч сынашты. 

   Иске Кәкерле урта мәктәбе командасы  1 урынны яулады, 2 урынны - Татар Бизнәсе командасына, 3 урынны - Шланка урта мәктәбе командасы алды.

   Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International