"Кадрлар резервы" яңартылган "Татарстан Республикасы командасы" проектын тәкъдим итә. Бу проект Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларда һәм оешмаларда алга таба эшләү өчен күнекмәләргә ия булган кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.
Программаның төп юнәлешләре🔥
- Ирекле менеджмент. Яшьләрне ирекле эшчәнлеккә җәлеп итәргә өйрәнәбез.
- Патриотик проектларны үстерү. Җәмгыятькә социаль әһәмиятле кыйммәтләрне алга этәрү буенча тәҗрибә туплыйбыз.
- Компьюнити Менеджмент. Фикердәшләр командаларын эзләргә һәм формалаштырырга өйрәнәбез, яшьләр сәясәте өлкәсендә белем туплыйбыз, яшь буын белән нәтиҗәле эш алып бару өчен аралашырга өйрәнәбез.
Уку бушлай, әмма һәр потенциаль катнашучы өч этапта сайлап алуны узарга тиеш: гариза бирү, тест һәм әңгәмә.
Сылтама буенча @Rezerv_rt проектының рәсми профиленә кер һәм гариза калдыр!
Гаризалар 14 декабрьдән 30 гыйнварга кадәр кабул ителә.