Чүпрәлеләр муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында 1 урынны яуладылар

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

   18 декабрьдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында үткәрелгән ярышларга йомгак ясалды.

   Исегезгә төшерәбез, безнең район командасы спортның 8 төрендә ярышты, анда районның 28 муниципаль хезмәткәре катнашты.

   Барлык спорт сынаулары нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы командасы гомумкоманда зачетында лидер булды һәм 1 урынны яулады.

   Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International