Әгәр гражданин үзенә үзе эшләргә дигән карар кабул иткән һәм шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән икән, ул мәҗбүри рәвештә иминият взнослары түләүче була.
Иминият взносларын шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм әгъзалары, адвокатлар, нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, бәяләүчеләр һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар түли. Иминият взнослары түләүче бер үк вакытта ике категориягә – үзе өчен иминият взносларын түләүче шәхси эшмәкәр һәм үз хезмәткәрләре өчен взнослар түләүче эш бирүче булса, ул һәр нигез буенча иминият взносларын исәпли һәм түли.
Шул ук вакытта иминият взнослары салым салу системасына, эшкуарлык эшчәнлеге төренә һәм керемнәрнең булу-булмауга бәйсез рәвештә түләнергә тиеш. Түләү вакытын үз теләгең белән сайларга мөмкин – йә бер тапкыр, йә ел дәвамында берничә түләү белән, әмма агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.