Чүпрәледә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

   Район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә кышкы чорда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышы эшендә муниципаль район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

   Комиссия утырышы барышында каралган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе булды. Бу уңайдан янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге белгечләрнең докладлары тыңланды.

   Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгыннар килеп чыкмауны, килеп чыкканда аны бетерү буенча әзерлекне тәэмин итү өчен түбәндәгеләр тәкъдим ителде:

- оешмаларда җитәкчеләр һәм  җаваплы вазыйфаи затларның дежур торуын оештырырга;

- газ авария-коткару хезмәтенең, янгын частеның һәм медицина хезмәтенең кизү каравылларының эшчәнлеген көчәйтергә.

- кешеләр күп туплана торган яңа ел чараларын үткәрүдә катнашачак оешма, учреждение җитәкчеләренә барлык объектларда да янгынга каршы режимны көчәйтү буенча өстәмә чаралар күрергә.

   Чүпрәле районы буенча 114 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Роман Колпаков доклад белән чыгыш ясап, утырышта катнашучыларның игътибарын янгын гидрантларын, аларга бару һәм авыл эчендәге юлларны тикшереп тору кирәклегенә юнәлтте. Шулай ук, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә районда янгыннар, я булмаса гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аны бетерү чаралары һәм кешеләрнең әзер булуына да басым ясады куркынычсызлык хезмәте начальнигы.

   - «Яңа ел каникуллары» район халкы өчен фаҗига белән истә калмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, - диде Данис Сатдинов, утырыш эшенә йомгак ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International