Чүпрәле районының югары сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрь көнне «Алтын» спорт комплексы һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында Чүпрәле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары ГТО фестивалендә аерымлык билгеләре өчен көрәштеләр.

   Чараны ачарга һәм катнашучыларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов килгән иде:
   - ГТО нәтиҗәләре киләчәктә югары уку йортына кергәндә кирәк булачак, чөнки алар буенча өстәмә баллар өстәләчәк. Яңа ел алдыннан сезгә нык сәламәтлек һәм уңышлар телим. Яңа 2022 елда сезне әле күп сынаулар көтә, әмма спорт белән шөгыльләнүчеләр үз тормышларындагы барлык киртәләр һәм имтиханнарны узар дип ышанам. Бүгенге чарада уңышлар сезгә", - диде ул.

   Район мәгариф бүлеге методисты, КТМ тестлау үзәге белгече Илнур Мәүләтов сүзләренә караганда, ГТО нормаларын тапшыру укучыларны җәлеп итә. Алар барлык сынауларны да җиңел генә башкарып чыгалар.

     Безнең районда физкультура-сәламәтләндерү эшен үстерүгә зур игътибар бирелүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Физик культура, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, спортның матди-техник базасын үстерү, физкультура кадрларын һәм спортчыларны әзерләү буенча безнең район республикада алдынгы урында тора. Шунысы куанычлы, Чүпрәле районында спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бөтен шартлар тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International