Чүпрәленең 14 яше тулган яшь егетләре һәм кызлары паспортлы булды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

   "Созидание" яшүсмерләр клубында Чүпрәленең 14 яше тулган яшь егетләренә һәм кызларына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Чарада район башлыгы Марат Гафаров, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге полиция начальнигы Артем Абрамов катнашты.

   Илебезнең яшь гражданнарын тәбрикләп, кунаклар Россия гражданины паспорты алу һәр кеше тормышында истәлекле вакыйга булуын билгеләп үттеләр.  "Беренче документыгызны саклагыз һәм илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, аның абруен һәм уңышларын арттырыгыз", - дип билгеләп үттеләр кунаклар, балаларны котлап.

   Тантаналы шартларда төп документ Ильяз Алиакберовка, Розалия Сәгъдиевага, Ярослав Головинга, Анастасия Макаровага, Тимур Алеевка, Полина Ефимовага тапшырылды.

   Истәлекле көн 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International