Чүпрәле район Советының ундүртенче утырышы узды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле район Советының ундүртенче утырышы узды. Анда район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, район Советы депутатлары катнашты.

   Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының ундүртенче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелде::

- Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

- Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында.

- «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»15.12.2020 ел, № 4/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

- Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Алешкин-Саплык авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.

- Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2022 елга эш планын раслау турында.

   Депутатлар барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләрне карап, тиешле карарлар кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International