Чүпрәледә «Бердәм Россия» партиясенең ХХХ конференциясе булды

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле районында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Чүпрәле җирле бүлекчәсенең ХХХ конференциясе булды. Конференция эшендә 38 делегат, авыл җирлекләре башлыклары, контроль комиссиясе әгъзалары, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Дмитрий Второв катнашты.

   Чараны Чүпрәле районы башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Марат Гафаров ачты һәм алып барды.

   Конференциядә җирле бүлекчәнең биш елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Партия әгъзасы, Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин доклады тыңланды. Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Алексей Ярухин, «Бердәм Россия» әгъзалары катнашында, районда федераль һәм республика программалары, проектлар гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте.

  - «Бердәм Россия» партиясе эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру - иң мөһим бурычларның берсе. Партия өчен конкрет эшләр сөйләргә тиеш. Бу - безнең принципиаль позициябез. Партия эшчәнлеге, барыннан да элек, гражданнарның имин яшәвен тәэмин итүгә, тормыш-көнкүреш сыйфатларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Болар барысы да күренеп торган, реаль эшләр. Хисап чорында, мәсәлән, районда төзелеш, капиталь ремонт һәм төзекләндерү өлкәсендә капиталь кертемнәрнең гомуми күләме 4 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Яңа объектлар төзү, президент программалары кысаларында объектларны капиталь ремонтлау, юллар төзү һәм ремонтлау буенча зур эш башкарылды, - дип билгеләп үтте докладчы.

   Конференция барышында «Бердәм Россия "партиясенең Чүпрәле җирле бүлекчәсе секретарен сайлау турында" гы мәсьәлә дә каралды. Яңа секретарьны яшерен тавыш бирү юлы һәм альтернатив нигездә сайладылар. Марат Гафаровка көндәш итеп Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов кандидатурасы куелды. Күпчелек тавыш белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре вазыйфасына Марат Гафаров сайланды.

   Көн тәртибендәге, шулай ук, төп мәсьәлә - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXIV конференциясенә делегатлар сайлау иде. Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә, бертавыштан конференция делегаты итеп, безнең районнан «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясенең Чүпрәле районы җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Марат Гафаров сайланды.

   Очрашу яңа партия әгъзаларына партия билетларын тапшыру белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International