15 декабрь көнне Иске Шәйморза авылында яшәүче Баһаветдинова Софья Кадыйр кызы үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды. Әлеге истәлекле дата белән юбилярны район башлыгы Марат Гафаров һәм Шәйморза авылы җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова котлады.
Марат Гафаров юбилярга тантаналы рәвештә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау телеграммасы тапшырды, сугыш һәм сугыштан соңгы ил формалашу елларында күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, алдагы көннәрдә дә исән-имин яшәвен теләде.