Чүпрәледә Сергей Клементьевны РФ Кораллы Көчләренә озаттылар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

   Бүген, 15 декабрьдә, Петр Дементьев исемендәге паркта РФ Кораллы Көчләренә озату чарасы булды. Армия хезмәтенә Татар Саплыгы авылыннан Сергей Клементьев китте.

   Егетне озатырга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев, әти-әнисе, туганнары һәм дуслары килгән иде.

   Айрат Җәләлов Сергейга уңышлы хезмәт итүен һәм сәламәтлек теләде.

   Көзге-кышкы чакырылыш кампаниясе башланганнан бирле Чүпрәле районыннан барлыгы 29 егет армия хезмәтенә китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International