12 декабрьдә безнең районга Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде. Кунакны район Башлыгы Марат Гафаров каршы алды һәм озатып йөрде.
Владыка Уби авылындагы Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсен изгеләндерү йоласын башкарды. Ул билеләп үткәнчә, гыйбадәтханәне төзүгә катнашы булган шәхесләр, матди ярдәм күрсәтүдән тыш, Аллаһ каршында да кылган игелекле гамәлләре белән хөрмәткә лаеклар.
Гыйбадәт кылу эшләре тәмамлангач, митрополит Кирилл әлеге дин йорын тезүдә өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырды.
Көн дәвамында ул Иске Элмәле авылында да булды. Анда авыл халкы белән очрашты һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә төзелгән һәйкәлне изгеләндерде.Владыка Кирилл шулай ук Иске Чүпрәле авылындагы Сергей Радонежский храмына да килде.