Чүпрәленең "Форпост" үзәге "Иң яхшы үзәк" конкурсы нәтиҗәләре буенча 1 урынны яулады

2021 елның 11 декабре, шимбә

   Казанда «Форпост»үзәкләре эшчәнлегенә йомгак ясалды. Слетка республиканың 40 районыннан үзәк җитәкчеләре җыелды. Слет кысаларында җитәкчеләрне укыттылар да. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Җитәкчеләр белән очрашуга Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов та килгән иде. Әңгәмә барышында "Форпост" үзәкләре эшчәнлегенең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

   Слет кысаларында ел нәтиҗәләре буенча иң актив үзәкләргә бүләкләр тапшырылды, анда Чүпрәле "Форпост" командасы 4 нче категорияле "Форпост" иң яхшы үзәк" конкурсында 1 нче урынны яулады.

   Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International