Чүпрәлеләрне бишенче Бөтенроссия хокукый диктантында катнашырга чакырабыз

2021 елның 11 декабре, шимбә

  Россия юристлары ассоциациясе Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантына старт бирде. Тестны бушлай РФ юридиктанты сайтында узарга мөмкин. Диктант 3-12 декабрьдә онлайн-режимда узачак.

  Быел диктант беренче тапкыр инглиз, кытай һәм португал телләренә күчереләчәк. Моннан тыш, катнашучыларга тестның база һәм профессиональ вариантлары да ачык. Шулай ук танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видео-сораулар бар. Диктант 14 яшьтән узган гражданнарга исәпләнгән һәм 40 сораудан тора, аларга 60 минут эчендә җавап бирергә кирәк.

   Онлайн-диктантта катнаш һәм Сертификат от!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International