Чүпрәледә үзәк Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле булды

2021 елның 10 декабре, җомга

    Төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 24 декабрьдә 16 сәгатьтә булачак. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чираттагы киңәшмә барышында хәбәр итте. 

    Чүпрәле районында Яңа елга урамнарны һәм территорияләрне бизәү эшләре тулы куәтенә бара.  Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән районда иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде. Конкурска йомгак 31 декабрьдә "Чүпрәле" паркында ясалачак. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

    Ә бүгенге көндә  «Чүпрәле» паркында төп чыршыга яңа ел  элементларын куюны дәвам итәләр. Быел Яңа ел гүзәле аеруча матур бизәлгән. Моннан тыш, кар явуга, биредә кар сыннарыннан шәһәрчек тә барлыкка киләчәк.

    Яңа ел Чыршысын ачу көнендә Кыш бабайлар, гирляндалар белән бизәлгән машиналар парады узачак, концерт, уен-көлке булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International