Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының ундүртенче утырышын чакыру турында

2021 елның 10 декабре, җомга

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясының 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 9 декабрендәге 51 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының ундүртенче утырышы чакырыла.

   Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында.
3) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында»15.12.2020 ел, № 4/2 Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Алешкин-Саплык авыл җирлегенең генераль планын раслау турында.
5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2022 елга эш планын раслау турында.
6) Төрле.

   Район Советы утырышы 2021 елның 15 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International