Чүпрәле районы прокуратурасында коррупциягә каршы иҗат конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

    Бүген, 9 декабрьдә Чүпрәле районы прокуратурасында коррупциягә каршы тематика буенча  иҗади эш конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс район прокуратурасы тарафыннан беренче тапкыр үткәрелә.

    Конкурска 20дән артык иҗади эш, аерым алганда «Россиядә коррупциягә каршы тору: тарих һәм хәзерге заман» темасына иншалар тәкъдим ителде. Алар арасыннан иң яхшы 6 эш сайлап алынган, алар конкурс нигезләмәсе таләпләренә туры китереп башкарылган.

    Район прокуроры Илдар Маликов барлык эшләр дә эчтәлекләре буенча кызыклы булуын билгеләп үтте.

    - Коррупциягә каршы көрәш коррупцион хокук бозуларны кылган өчен эзәрлекләүгә юнәлтелгән хокукый чараларны куллану белән генә чикләнмичә, гражданнарның хокукый аң дәрәҗәсен күтәрү, коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту стандартларын популярлаштыруга, белем һәм тәрбия бирүгә дә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Илдар Маликов.

    7-9 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Зур Аксу урта мәктәбеннән Мария Егорова, 2 урынны Иске Шәйморза урта мәктәбеннән Алия Ханбикова, 3 урынны Зур Чынлы урта мәктәбеннән Алинә Камалиева яулады.

    10-11 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Кече Чынлы урта мәктәбеннән Адилә Шакурова, 2 урынны Матак мәктәбеннән Дилә Салихова, 3 урынны Кече Чынлы урта мәктәбеннән Раил Халитов яулады.

    Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Шуннан соң балалар Татарстан Республикасы экс-прокуроры, якташыбыз Сәйфихан Нафиев музеенда булдылар, ул прокуратураның 1 нче катында урнашкан.

    Исегезгә төшерәбез, 9 декабрьдә Бөтендөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне коррупциягә каршы БМО Конвенциясе имзаланды. Документ имзалаган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупцион керемнәрне җинаятьләр дип игълан итүне йөкли. Россия башка илләр арасында. әлеге Конвенцияне беренчеләрдән булып имзалаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International