8 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар, кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык көтелә. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-10˚, аязганда -13˚, көндез -1..+1˚ градусны тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, кар көртләре булуы мөмкин.