Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

   2020 елдан башлап Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

   2021 елның 9 декабрендә 14.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге вәкиле үткәрә.

   Катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдәге түбәндәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx. Телеграм аша керергә теләүчеләр https://t.me/joinchat/bWhyDecAFpxjZDgy сылтамасы аша кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International