Гражданнарга милек, җир, транспорт салымнары, НДФЛ түләү өчен билгеләнгән вакыт 2020 елның 1 декабрендә чыкты. Күрсәтелгән вакыт чыкканчыга кадәр салым түләве буенча бурычларны әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында үти алмаган очракта, салым инспекциясе моны якын арада эшләргә киңәш итә.
Үзегезнең салым бурычы бармы икәнлеген
• Россия ФСХ сайтында “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аша яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең https://www.gosuslugi.ru порталында онлайн рәвештә;
• шәхсән салым инспекциясенә барып яки күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлеге аркылы белергә мөмкин.
Салым буенча бурычыгызны түләргә мөмкин:
• Россия ФСХ сайтының “Салым түләүченең шәхси кабинеты”нда яки “Салымнар һәм физик затлар пошлинасы түләү” сервисы ярдәмендә;
• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
• шәхсән, банк яисә почта бүлекләре аша түләп була.