3 декабрь көнне Казанның “Чулпан” мәдәният йортына Татарстан һәм Россия төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән коллективлар җыелды. Алар “Әпипә” Бөтенроссия телевизион бәйгесенең финалына чыгучылар.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә беренче тапкыр оештырыла.
“Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесендә I нче урынга Пермь краеннан килгән “Гүзәл Чулман” ансамбле, II нче урынга Чүпрәле районының “Таң” ансамбле (җитәкчесе Лилия Җамалтдинова), III урынга Мөслим районының “Ык буйлары” ансамбле лаек булды. Бәйгенең Гран-прие Пермь краеннан килгән “Бәйрәм” ансамбленә бирелде.