2022 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча Иске Чүпрәле авылындагы Кооператив урамында ишегалды төзекләндереләчәк

2021 елның 3 декабре, җомга

   Кич белән, эш көне тәмамланганнан соң, Иске Чүпрәле авылындагы Кооператив урамында 11, 13, 15 нче йортлар ишегалдында яшәүчеләр белән очрашу булды.

   Районның инфраструктура һәм төзелеш бүлеге җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуның максаты - 2022 елга әлеге күпфатирлы йортларның "Безнең ишегалды" программасы буенча ишегалдын төзекләндерү планына кертү иде. Ишегалды мәйданы 7040,0 кв. м тәшкил итә.

   Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы буенча Чүпрәле районында быел Борындык станциясендә, Иске Шәйморза авылында һәм Иске Чүпрәледә күп фатирлы йортларның ишегалларында зур эшләр башкарылды.

   Ишегалларын төзекләндерү концепциясе асфальт җәю, уеннар өчен балалар мәйданчыгы төзүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International