Чүпрәледә Әфган сугышчылары катнашында шашка буенча турнир оештырылды

2021 елның 3 декабре, җомга

   Бүген, 3 декабрь көнне, Билгесез солдат көненең дәвамы итеп, район ветераннар советы әфган сугышчылары катнашында шашка буенча турнир оештырды.

   Турнирның кунагы район Башлыгы Марат Гафаров булды. Ул билгеләп үткәнчә, районда яшьләрдә  патриотизм һәм гражданлык тәрбияләү буенча зур эш алып барыла. Монда ветераннар советы һәм әфганчылар советы зур өлеш кертә. Байон Башлыгы аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә бу юнәлештә уңышлар теләде.

    Уен тәмамлангач барлык катнашучыларга Грамота һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International