Өч Чүпрәле егете РФ Кораллы көчләренә хезмәт итәргә китте

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

    Бүген, 2 декабрьдә, Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды. Бу көнне хәрби хезмәткә өч егет китте: Иске Кәкерле авылыннан Рәис Әсәдуллин, Мунчалидан Рәсим Измайлов һәм Зуры Чынлы авылыннан Булат Фәизов.

  Озатуда Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, авыл җирлекләре башлыклары, егетләрнең туганнары, якыннары һәм дуслары катнашты. Булачак солдатларга сәламәтлек, уңышлы хезмәт итү һәм бер елдан соң туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International