Бүген, 30 ноябрьдә Чүпрәле районында егетләрне РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды. Тантаналы озату, гадәттәгечә, Дементьев исемендәге паркта узды.
Булачак солдатларга котлау сүзләрен район башлыгы Марат Гафаров җиткерде. Ул Чүпрәле егетләренең лаеклы хезмәтен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә шулай булыр дигән ышаныч белдерде. Аларга сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә инде, бер елдан соң исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.
Иске Чокалыдан Илсаф Айзәтов, Борындык станциясеннән Руслан Егоров, Татар Бизнәсе авылыннан Адел Салихов, Иске Чүпрәледән Артур Фәизов, Матак авылыннан Леонид Чичеров, Татар Бизнәсе авылыннан Әнис Хәлилов, Шланга авылыннан Данир Шараев Россия Кораллы Көчләр сафын тулыландырачак.
Көзге-кышкы чакырылыш башланганнан бирле 25 Чүпрәле егете армиягә китте. Барлыгы 51 егет чакырылачак.