2021 елның 9 декабрендә 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрә: Вебинар темасы: «Иминият кертемнәре буенча шәхси эшкуарлар тарафыннан теркәлгән түләүләрне түләү тәртибе. 2022 елда иминият кертемнәренең түбән тарифлары. Салым салуның махсус салым режимнарын куллану үзенчәлекләре».
Вебинар спикерлары булып юридик затларның салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина, 3 нче камераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова чыгыш ясаячак.
Тәкъдим ителә торган темалар буенча сорауларны вебинарда катнашучылар туры эфирда язмача рәвештә чатта бирергә мөмкин. Катнашу - бушлай, алдан теркәү мәҗбүри.
Вебинарда катнашу өчен кирәк:
- түбәндәге сылтама буенча күчәргә (https://w.sbis.ru/webinar/78c2cf9f-34db-436b-a3ea-0baa2351503b);
- Ачылган биттә "катнашачакмын" төймәсенә басып чарага теркәлергә;
- Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, "вебинарга күчәргә" төймәсенә басарга.
Онлайн - вебинарлар республика халкының салым грамоталылыгын арттыру, шулай ук салым органнарының ачыклык механизмын үстерү, бизнес белән оператив бәйләнеш һәм салым администрированиесенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында уздырыла. Семинарлар кысаларында салым түләүчеләр белән салым администрацияләүнең хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу уздырыла.