Татарстанда көчле җил һәм буран булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

    Бүген кич, шулай ук 30 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил көтелә. Җилнең көче урны белән секундына 25 метрга җитәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Моннан тыш, урыны белән кар һәм яңгыр, кайбер районнарда көчле буран, юлларда бозлавык һәм томан булуы да мөмкин. 

   Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава шартлары вакытында үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерә.

Көчле җил вакытында урамда калсагыз, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре электртапшыру чыбыкларыннан ерак торыгыз. Автомобильләрне зур агачлар янында калдырмагыз. Йортта тәрәзәләрне һәм ишекләрне ныклап ябыгыз.

Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга кирәк: автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмагыз, машиналар агымына гына каршы хәрәкәт итегез.

   Бәлага очраган очракта 112 номерына ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итегез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International