Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 26 ноябрь кичен, 27 ноябрь төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.