Чүпрәледә республиканың элеккеге прокуроры Сәйфихан Нафиевны искә алу көне узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

   Бүген Чүпрәле районы прокуратура диварлары янында чәчәкләр куелды. Чара Татарстан Республикасының экс-прокуроры Сәйфихан Нафиевның юбилейлы туган көне кысаларында узды. Биредә якташыбыз истәлегенә мемориаль такта куелган.

   Тантаналы чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, район прокуроры Илдар Маликов, аның урынбасары Владимир Корухов һәм ярдәмчесе Андрей Петров катнашты.

   Сәйфихан Нәфиев исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде. Ул 1941 елның 26 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Мунчали авылында туа. Татарстанда хокук саклау, законлылык, хокук тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәсендә күренекле эшлеклеләрнең берсе иде ул. Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасы прокуроры, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе булып эшли  (2000-2004 еллар).

   Ел саен Сәйфихан Нафиев истәлегенә районда ноябрь аенда тантаналы чаралар, аның исемендәге Кубокка көрәш турниры үткәрелә.

  Быел коронавирус белән килеп туган хәл аркасында, әлеге чара аз санлы гына, кунакларсыз оештырылды. Әмма якташыбыз турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә яши.

   Сәйфихан Нафиев истәлегенә шулай ук ул укыган Мунчали башлангыч мәктәбе диварына да  мемориаль такта куелган. Шулай ук Иске Чүпрәледә район прокуратурасы бинасы урнашкан үзәк урамнарның берсе аның исеме белән аталган. Моннан тыш, Сәйфихан Нафиев исемендәге премия гамәлдә.

   Чәчәкләр салганнан соң район хакимиятендә премия тапшыру да булды.

    Быел бу югары бүләккә Чүпрәле районы Башкарма комитеты каршындагы опека һәм попечительлек секторы мөдире Ләйсән Сәлимҗанова һәм тармак технологияләре техникумының ОБЖ укытучысы –оештыручысы Вячеслав Кондрашкин лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International