Салымнарны түләр өчен бик аз вакыт кала

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

   Исегезгә төшерәбез, физик затлар тарафыннан 2020 ел өчен салым уведомлениеләрендә күрсәтелгән милек салымнарын вакытында түләү срогы 1 декабрьдә чыга. Шул көннән дә соңга калмыйча күчемсез милеккә, транспортка һәм җир салымнарын түләргә кирәк.

   Вакытында түләнмәгән салымнар бервакыт кешене бик авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Әйтик, чит илгә ялга очарга җыенасыз ди, һава аланында сезнең салым түләмәвегез ачыкланса ялыгыз бозылды, сезне чит илгә чыгармыйлар. Моннан тыш түләнмәгән салымнар өчен пенялар артып баруын да истән чыгармаска кирәк.

   Адан түләп куелган салым акчасы Федераль казнаның билгеле исәп-хисап счетына күчерелә, шунда үз вакытын көтеп ята һәм милек салымнарын түләү вакыты җиткәч, салым органы мондый түләүне исәпкә алуны мөстәкыйль үткәрә. Беренче чиратта, түләү физик затның, салым буенча булган недоимкаларны яки бурычларын түләүгә юнәлдереләчәк. Бердәм салым түләве гражданнарга мөлкәт салымнарын түләүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерә.

   Салым түләү хакында хәбәр алсагыз бүген үк «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисларыннан файдаланып яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясен кулланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилиясен, ИННын һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.

   Бердәм салым түләү суммасын исәпләргә «транспорт салымы калькуляторы», «җир салымы һәм физик затлар милкенә салым калькуляторы» онлайн-сервислары Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.ru ярдәм итәчәк. Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәте Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International