23 ноябрь көнне «Фламинго» ҖЧҖендә техникага техник карау уздырылды. Чара техниканы кышкы чорга әзерләү кысаларында үткәрелә.
Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаров торак пунктларда юлларга хезмәт күрсәткәндә юл–төзелеш техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, «Фламинго» ҖЧҖ Иске Элмәле, Иске Чүпрәле һәм Яңа Чүпрәле торак пунктларында урамнарны һәм эчке юлларны чистарту белән шөгыльләнә.