Чүпрәледән ике егет РФ Кораллы Көчләре сафларына хезмәт итәргә китте

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

   Бүген, 2021 елның 24 ноябрендә, иртәнге таңнан  Дементьев исемендәге паркта  Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләре сафларына тантаналы рәвештә озату булды. Иске Чокалы авылыннан Рәсим Якупов һәм Зур Аксу авылыннан Дмитрий Сусликов булачак Ватанны саклаучылар исемлеген тулыландырды.

   Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, туганнары, якыннары һәм дуслары килде.

   Традиция буенча егетләргә юл сәдакасы итеп акча тапшырылды, шулай ук изге теләкләр белән котлау сүзләре әйтелде. Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов лаеклы хезмәт итүләрен, яхшы командирлар һәм һәр минутта ярдәмгә килә торган тугрылыклы иптәшләр булуын теләде.

  Исегезгә төшерәбез, бу елның көзге-кышкы чакырылышында Чүпрәле районыннан 51 яшь егет хезмәткә китәчәк.

   Озату барышында  һәм килү урынында  коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, Роспотребнадзор тарафыннан кертелгән чаралар үтәлә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International