Ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан Республикасының су объектларында уннарча кеше һәлак була, шул исәптән балалар да. Көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә сәбәп була.
Гомумән алганда, көзге чорда бозланган сулыкларга кермәү яхшырак. Алар әлегә артык юка боз катламы белән капланган, шунлыктан, боз тишелер өчен бер өлкән кешенең авырлыгы да җитә.
Көз көне туңган сулык буенча хәрәкәт итү куркынычсыз булсын өчен, бозның ныклылыгын билгеләргә өйрәнергә кирәк. Калынлыгы 10 см булган боз гына куркынычсыз санала. Тик бу кагыйдә төче сулыкларга гына кагыла.
Тозлы сулыкларда бозның калынлыгы 15 см булганда гына хәрәкәт итәргә ярый.
Әгәр сез гади җиңел автомобильдә боз кичәргә җыенасыз икән, боз катламының калынлыгы, ким дигәндә, 30 см, ә внедорожник өчен – 35 см булырга тиеш.