2021 елның 26 ноябрендә партиянең җәмәгать кабул итү бүлмәләре челтәрендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне уздырыла.
Чараның форматы: дистанцион (телефон, Skype, Viber, WhatsApp аша) кабул итүләр.
Бу көнне партиянең барлык җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды, Росреестр һәм техник инвентаризация бюросы белгечләре консультацияләр үткәрәчәк.