Иске Чүпрәле авылында яшәүчеләрне югары тизлекле Интернетка һәм GPON технологиясе буенча цифрлы телевидениега тоташтыралар

2021 елның 19 ноябре, җомга

   Иске Чүпрәле авылында «Таттелеком» компаниясе тарафыннан йорт хуҗалыкларына кадәр җепселле-оптик элемтә линияләрен төзү һәм абонентларны GPON технологиясе буенча тоташтыру эшләре бара.

   Заманча технологияләр ярдәмендә җирле халык оптик кабель буенча Интернетка югары тизлекле керү мөмкинлегенә ия булачак (интернет тизлеге ул 500 Мбит/с). Абонентлар шулай ук цифрлы телевидение аша 150дән артык канал карый алачак, аларның 37се югары рөхсәт (HD) белән булачак.

   Планда - районның башка торак пунктларына кадәр оптика төзү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International