Ял көннәрендә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

2021 елның 19 ноябре, җомга

   20 ноябрь көнне республика территориясендә кар һәм юеш кар явачак, урыны белән аның көчәюе көтелә. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.

  Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан искә җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил булачак, дип искәртә синоптиклар.

 Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы 0..-5, көндез -3..+1 градус тәшкил итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International