Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

  Бүген, 18 ноябрьдә, Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды. 
   Булачак Ватанны саклаучылар исемлеген Чуваш Шәйморзасы авылыннан Сергей Иванов һәм Матак авылыннан Данил Спиридонов тулыландырды.
   Традиция буенча, егетләрне тантаналы рәвештә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук әти-әниләр, туганнары һәм якыннары озатты.
    Айрат Җәлалов армиядә егетләр өчен хезмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үтте, сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Аларга Чүпрәле районының лаеклы уллары булыгыз,диде. Егетләргә юл сәдакасы тапшырды. 
   Исегезгә төшерәбез, бу егетләрне көзге чакырылышта өченче озату. Барлыгы 52 Чүпрәле хезмәткә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International