Чүпрәле студентлары «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашалар

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

   Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумы студентлары Ильяс Мәхмүтов һәм Марсель Камалов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында катнашалар. Чемпионат мәйданнарының берсе Яр Чаллыда урнашкан. Биредә алар лазер технологиясе буенча үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр.

   Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты старт алды. Ярышларда 2 меңгә якын конкурсант катнаша. 
   WorldSkills чемпионаты яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә, халыкара практикаларны ныгытуга, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа практикалар эзләүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, чемпионатның төп бурычларның берсе-югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Чемпионат 68 мәйданчыкта уза.  
   Төбәк чемпионаты нәтиҗәләре буенча Татарстан командасы әзерләнә. Команда  киләсе елда Саранскида узачак чемпионатның финал ярышларында катнашачак.
   Укучыларыбызга уңышлар телик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International