Республика территориясендә янә көчле җил һәм буран көтелә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

   «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасы фаразлары буенча, 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә буран, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәрле көчле җил көтелә. Урыны белән юлларда бозлавык саклана.

   Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә:

   Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан һәм һәм башка юл полосасына күчүдә сак булырга кирәк.

   Җәяүлеләргә үтә кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә аеруча игътибарлы булырга кирәк.  

   Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International