«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» оешмасы фаразлары буенча, 16 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә:
Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан һәм һәм башка юл полосасына күчүдә сак булырга кирәк.
Җәяүлеләргә үтә кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә аеруча игътибарлы булырга кирәк.