12 нче ноябрьдән 14 нче ноябрьгә кадәр Теләче районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды. Чүпрәледән бу ярышларда Петр Мускатинов катнашты. 60 кг га кадәр авырлык категориясендә ул беренче урынны алды һәм шул рәвешле җиде тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы исеменә ия булды.
Чемпионатның тантаналы ачылышында Петр Мускатиновка Россиянең спорт мастеры билгесе һәм таныклык тапшырылды.
27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр райондашыбыз Бухарест шәһәрендә (Румыния) терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында армрестлинг буенча дөнья чемпионатында катнашачак.