Чүпрәледә яшәүче Шерифзямал Мәүлетова 100 яшьлекләр сафын тулыландырды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

   13 ноябрь Чүпрәле районы халкы өчен истәлекле көн булды. Йөз яшьлек кешеләр сафын Шерифзямал Җамалетдин кызы Мәүлетова тулыландырды, ул районның дүртенче озын гомерле кешесе булды. Күптән түгел үзенең 100 яшьлек юбилеен Хайбулдино авылыннан Мария Шуркина билгеләп үтте.

   100 яшьлек Шерифзямал Җамалетдин кызының биографиясе бай. Октябрь революциясенә кадәр туган Акъәби  ил тарихының барлык этапларын да узган.

    Кечкенәдән «Ялкын» колхозында хезмәт эшчәнлеген башлый, сугыш чорының бөтен авырлыкларын, авыр хезмәт, ачлыкны кичерә. Бөек Ватан сугышы вакытында ул колхозда комбайнчы булып эшли.

    Алар ире Хасият белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ул кызы белән яши. Юбилярның 8 оныгы, 14 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар.

   Бер гасырлык юбилее белән Шерифзямал Җамалетдин кызын район башлыгы Марат Гафаров котлады. Ул аңа РФ һәм ТР Президентлары исеменнән котлаулар, шулай ук медальләр һәм бүләкләр тапшырды. Күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек теләде, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International