Бүген, 12 ноябрьдә, иртә таңнан Иске Чүпрәле авылындагы П.В. Дементьев исемендәге хәрби паркта биш егетне армиягә озату тантанасы булды.
Татар Төкесе авылыннан Фаил Гафуров, Иске Элмәледән Александр Долгов, Мунчәлидән Инсаф Идрисов, Түбән Чәкедән Петр Мерчин һәм Яңа Чокалы авылыннан Илшат Хәлиуллов Ватанга хезмәт итәргә китәчәкләр.
Традиция буенча, озату район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ата-аналар, дуслары һәм якыннары катнашында узды.
Илнең булачак сакчыларын озатыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин солдатларга мөрәҗәгать итеп, изге теләкләрен җиткерделәр. Алар үз чыгышларында егетләргә уңышлар, әйбәт хезмәт итүләрен һәм хәрби дисциплинаны үтәүләрен, ә хезмәтләре тәмамланганнан соң, һичшиксез, туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
- Бүген без улыбыз Илшатны армиягә озатабыз. Илшат Ульяновск дәүләт университетын тәмамлады. Диплом алганнан соң туган авылыбызга кайткан иде. Мин улымга һәм аның белән китүче барлык егетләргә дә яхшы хезмәт итүләрен, сәламәтлек телим, без аларны бик яратабыз, сагынырбыз, аларның кайтуларын түземсезлек белән көтәчәкбез, - диде Илшатның әнисе Резедә Хәлиуллова.
Нәкъ иртәнге сәгать 5тә булачак солдатларны утырткан автобус Чүпрәле районыннан Казанга кузгалып китте.
Хәрби хезмәткә алынучыларның кайда һәм кайсы частьләрдә хезмәт итәчәкләре Казандагы республика хәрби комиссариатының җыелма пунктында билгеле булачак. Нәкъ менә шунда булачак солдатларны гаскәрләргә таратачаклар.
Шулай ук, быел да хәрби хезмәткә чакыру кампаниясенең катлаулы шартларда узуын билгеләп үтәбез. Коронавирус авыруы таралу куркынычы янау сәбәпле, чакыру комиссиясе һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты хезмәткәрләре ковидны профилактикалау буенча барлык кирәкле санитар-эпидемиологик чараларны күрәләр. Озату урыннарында маска режимы, дистанция саклана.