Чүпрәледә җанисәп төгәлләнә

2021 елның 12 ноябре, җомга

   14 ноябрь - Халык санын исәпкә алуның соңгы көне. Әлеге кампания вакытында районда алты исәпкә алу участогы эшләде. Стационар участокның берсе Уби авылында урнашкан. Бу участок исә үз эченә 7 участокны берләштерә. Беренче участокка – Уби һәм Татар Убие, икенче участокка – Кече Уби, өченче участокка – Кече Чынлы авылының беренче өлеше, дүртенче участокка Кече Чынлы авылының икенче өлеше, бишенче участокка – Иске Шәйморза, алтынчы участокка – Чуваш Шәйморзасы, Кече Шәйморза һәм Борындык поселогы һәм җиденче участокка Яңа Уби авыллары керә.

   Сан алу буенча оештырылган һәр участокка берәр сан алучы билгеләнгән. Сан алучылар Елена Морозова, Наталия Федорова, Миләүшә Исхакова, Энҗе Замдиханова, Гүзәл Багаутдинова, Светлана Иванова һәм Юрий Адъютантов үзләренә беркетелгән  участоклардагы хуҗалыкларда булып, халык санын исәпкә алалар.

  – Безнең участокта 7 исәпкә алучы эшли. Участокка үзләре килүчеләр дә бар, шулай ук исәпкә алучылар йортлар буенча йөри, исәпкә алу кәгазьләрен электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында да тутыручылар бар, - ди Село Уби стационар исәпкә алу участогы контролеры Снежана Караваева.

   Без участок эшен күзәтеп йөргәндә Кече Уби авылыннан Екатерина Маркова исәпкә алынуга килде. Хөрмәтле ветеран контролер Снежананың биргән сорауларына бик теләп җавап бирде. Снежана исә аның һәр җавабын төгәл итеп планшетка теркәп барды.

   Әйтергә кирәк, исәпкә алу буенча стационар участокта ковидтан саклану чаралары үтәлә. Исәпкә алучыларның барысы да прививка ясаткан, битлек режимын саклыйлар, антисептик препаратлар куелган. Дистанция дә саклана. 

   Снежана Караваева әйтүенчә, Село Уби стационар исәпкә алу участогы кампанияне тиешле дәрәҗәдә башкарырга тырыша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International