2020 ел өчен салымнар түләү чоры дәвам итә. Милек салымнарын түләүгә квитанцияләр сентябрь аенда ук килә башлады. Түләүләрне исә 1 декабрьгә кадәр башкарырга кирәк.
– Бүгенге көндә район территориясендә милекләре булган салым түләүчеләр саны – 14 400 кеше исәпләнә. Почта аша 12 900 салым турында түләү хәбәре (уведомление) таратылды, 1500 кешегә түләү хәбәре шәхси кабинетлары аша килде. Район буенча 2020 ел өчен транспорт, җир hәм милек салымнары буенча 32,5 млн сум түләү җыеп аласы бар. Бүгенге көндә аның нибары 11,2 млн сумы җыелган. Бу – 34 процент дигән сүз, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, финанслар һәм авыл хуҗалыгы урынбасары Ильмир Измайлов.
Барлык түләүләр буенча транспорт салымы – 19,3 млн сумны тәшкил итә, шуның 5,1 млн сумы җыелган. Җир салымы – 8,8 млн сум, җыелган– 4,7 млн сум. Милек салымы – 4,4 млн сум, әлегә җыелган –1,4 млн сум.
Салым түләү квитанцияләрен почта һәм шәхси кабинетлар аша җибәрү төгәлләнде. Теге яки бу сәбәпләр аркасында салым квитанцияләрен алмаучылар райондагы “Минем документлар” күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә алалар.
Салымнарны дәүләт хезмәтләре (госуслуги) порталы, “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы аша, Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты”нда һәм “Уплата налогов и пошлин” сервисы, почта, шулай ук банкларда түләргә була
Салымнарны түләмәгән очракта пеня өстәлә башлый, дип кисәтәләр салым хезмәтләре.
Пенялар өстәлмәсен, бурычлы исеме тагылмасын, эшең суд приставларына китмәсен өчен түләүне 1 декабрьдән соңга калдырмау мөһим. Хәтта түләү эшләрен 25 ноябрьгә кадәр үк түләп куйсаң да яхшы, чөнки түләнгән сумманың исәп-хисап счетына утырсын өчен генә дә 5 көн вакыт кирәк. Пенялар 2 декабрьдән үк исәпләнә башлый. Бурычлылар өчен барлык төр субсидия, өстәмә түләүләр туктатылачак, моннан тыш чит илләргә дә юл ябык булачак.
Алай гына да түгел, салымны вакытында түләмәүчеләрнең эше судка кадәр үк барып җитәргә мөмкин. Мондый очракларда бурычлының акчасына яки милкенә арест салына. Аерым очракларда җинаять эше яки административ эш тә кузгатулары ихтимал. Мондый проблемалар килеп чыкмасын өчен салымнарыңны вакытында түләвең отышлы.
Салым түләүләрең 100 сумнан азрак булган очракта, түләү хәбәре җибәрелми. Шунлыктан, салым органнары сайтыннан “бурычлылар” исемлегеннән фамилияңне караштыру яки салым органында белешү мәслихәт. Берәр эш башкарырга керешкәндә кечкенә генә салым бурычы да зур киртә тудырырга мөмкин.